Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
27 март 2021, 19:05

Үлем сатучыларга каршы көрәштә катнаш!

"Демография" гомумдәүләт проектының "Социаль активлык", "Спорт - тормыш нормасы" проектларын гамәлгә ашыру максатларында, 15-26 мартта Башкортстан территориясендә "Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит" гомумрусия акциясенең беренче этабы үтте.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Бу проекттан Тәтешле районы да читтә калмаган. Биредә наркотикларга каршы профилактика эше алып барыла. Мәктәпләрдә наркотикларның зыяны һәм сәламәт яшәү рәвешен саклау турында сыйныф сәгатьләре үткәрелә.

Кичә "Батыр" балалар, үсмерләр һәм яшьләр клубында тәрбияләнүчеләр "Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит" акциясе үткәрде. Район халкына мәгълүмати листовкалар таратып, наркотикларның законсыз сатылуын ачыклаганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында хәбәр иттеләр.

Тәтешле районының Наркотикларга каршы ведомствоара комиссиясе секретаре Эльза Вәлиева: «Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит» гомумрусия акциясен үткәрү өчен план төзелде һәм расланды, җаваплы кешеләр билгеләнде. "Ышаныч телефоннары" эше оештырылды, киңүләм мәгълүмат чараларында, хакимиятнең рәсми сайтында мәгълүмат урнаштырылды, наркотик сатучы сайтларны ачыклау максатында Интернет челтәренә мониторинг үткәрелә, хокук саклау органнары телефоннары белән баннер әзерләнде һәм урнаштырылды", - диде.

Фото: Рөстәм Фәрхетдинов.

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: