Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
26 ноябрь 2019, 11:10

Нефтекамада да ачылды!

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;

Соңгы арада республика шәһәрләрендә сөт кухнялары ачыла башлады. Бу куанычлы вакыйга Нефтекаманы да урап узмады – бүген анда сөт кухнясы ачылды. Башкортстанда сөт кухнялары ачылу Владимир Путинның май указаларына ярашлы расланган “Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында мөмкин булды.
Сөт кухнясы урындагы чималдан җитештерелгән 6 айдан алып 3 яшькә кадәрге балаларны бушлай сыйфатлы продукция белән тәэмин итәчәк. Сөт ризыкларын куллану географиясе гаять киң – “молочка”ны Агыйдел, Дүртөйле, Яңавыл һәм Бөре районнарында яшәүче нәниләр алачак.
- Безнең өчен бу бик мөһим вакыйга, элекке традицияләрне янә тергезәбез. Чөнки балалар сәламәтлеге турыдан-туры аларның нәрсә ашауларына бәйле. Монда сөт кухнясының 4 төр продукциясе җитештерәләчәк, - дип сөенече белән уртаклашты БР Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау комитеты рәисе Алексей Гусев. – Радий Хәбиров сөт кухнялары челтәрләрен янә тергезәчәкбез дигәч, коммерция оешмалары да бу эштә катнашасылары килгән иде. Әмма техник задание һәм срокларны күргәч, аларның күбесе баш тартты. Ә без моны башкарып чыга алдык. Бу Нефтекама шәһәре хакимияте, кухня, Дәүләт комитеты хезмәткәрләренең уртак җайга салынган эше булды. 5 ай эчендә калкып чыккан кухня - чыннан да зур һәм уникаль проект.

Автор : Альфия Шакирьянова

Читайте нас: