Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
25 ноябрь 2019, 18:40

Яңа Карага юл кирәк

Яңа Кара авылында яшәүчеләр икенче тапкыр Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу теләге белдерде.

Яңа Кара авылында яшәүчеләр икенче тапкыр Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу теләге белдерде. Авыл клубында район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвиза Гайдуллина, Казанчы авыл Советы хакимияте башлыгы Илдар Денисламов катнашлыгында чираттагы халык җыены үтте. Биредә яшәүче кешеләргә, беренче чиратта, авыл эчендә юллар кирәк.
Эльвиза Мәгъсәт кызы конкурс сайлап алуларның шартларын искә төшерде. Шулай, иң мөһим шартларның берсе — проектны бердәм финанслау: 15% район хакимиятеннән, 10% халыктан, тагын 10% проблемага битараф булмаган иганәчеләрдән.
  • Юллар бездә күптән инде яраксызга әйләнде, транспортта йөрерлек түгел, яңгырлар яуса итектә дә урам аша чыгып булмый. Ярый авылга кадәр асфальт юл салынган. Юллар хәле тәмам үзәккә үтте инде. Беренче чиратта, балалар турында уйлыйбыз, алар бишенче сыйныфтан унбергә кадәр күрше авылда укыйлар. Аларны мәктәп автобусы йөртә, ә яңгырлы көннәрдә авыл читенә кадәр җәяүләп чыгарга туры килә, — дип сөйли Рәфкать Шәрәфисламов.
  • Шулай ук ул тагын бер проблеманы күтәрде. Елга аша салынган күпер авария хәлендә, ә күпләрнең печәнлекләре аръякта, утын хәзерләргә дә чыгарга кирәк.
    Халык җыенында бердәм тавыш белән юлларны ремонтларга карар иттеләр, эшкә сәләтле һәр кешедән 1000 сум җыярга булдылар. Моңардан тыш, авыл халкы проектны гамәлгә ашыруда катнашырга: шимбә өмәләренә чыгарга, подрядчы оешма башкарган эшне күзәтүдә тотарга тиеш. Барлык оештыру эшләрен инициатив төркем алып барачак.
    Авыл халкы җыелышка җентекле әзерләнгән. Башлангыч сыйныф укучылары рәсемнәр конкурсы оештырган, аларда урам юллары сурәтләнгән. Алтынчы сыйныф укучысы Айназ Шәйхинуровның фотографияләр презентациясе булды. Минзилә Могътәбарова, Ләйсән Галимҗанова, Фларида Шәрәфисламова һәм Раушания Хаҗиәхмәтова барысын да озак еллар борчыган проблема турында шигырьләр язып килгәннәр.
    Читайте нас: