Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
25 ноябрь 2019, 11:05

Төзекләндереп кенә җибәрәсе бар!

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Русиядә Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында төрле юнәлешләрдә эш алып барыла. Республикада Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча байтак эшләр башкарыла. Бигрәк тә төзекләндерүгә игътибар зур. Халык үзе яшәгән җирне уңайлы, төзек, чиста итеп күрәсе килә.

Кушнаренко районының Карача-Елга авыл биләмәсендә хакимият башлыгы, урындагы Совет депутатлары, балалар бакчасы, табиблык амбулаториясе, урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм башка хезмәт коллективлары катнашлыгында гражданнарның башлангыч җыелышы узды. Җыелыш барышында Карача-Елга авылында урнашкан Янгынга каршы көрәш депосын төзекләндерү проекты тәкъдим ителде.
- Әлеге депо 1959 елда төзелгән, - ди бу хакта Карача-Елга авыл хакимияте башлыгы Назыйф Сәетов. - Ул Карача-Елга, Тартыш, Ислан, Талбазы, Иске Мортаза авылларын хезмәтләндерә. Махсус транспорты бар, ә менә депо бинасы кичекмәстән ремонт таләп итә. Иң беренче чиратта аның түбәсен, ишекләрен, тәрәзәләрен алыштырырга кирәк.
Аның тәкъдимен авыл халкы дәррәү яклап чыкты.

- Мондый башлангычны без күптән көттек, - ди хезмәт ветераны Зөлхия Вәлитова. - Кайчандыр "миллионер" хуҗалык булган, без хезмәт салган Свердлов исемендәге колхозының башка мөлкәте дә халыкка файда китерә ала. Тик төзекләндереп кенә җибәрәсе бар!

Автор: Ризида Валитова

Читайте нас: