Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
25 ноябрь 2019, 11:20

Иң яхшы хирург кем?

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Һәрбер тармакта һөнәри осталыкны бәяли торган аерым бүләк булдырылган.
Мәсәлән, актер осталыгы өчен “Оскар” сыны бирелә. Журналистика өлкәсендә уңышларга ирешүче “Бәллүр каләм” иясе була. Сәламәтлек саклау өлкәсендә яңалык керткән, оста куллы хирургларга “Алтын скалпель” тапшырыла. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең “Медик” мәдәният йортында алтын куллы хирургларны билгеләү тантанасы булып үтте. Агымдагы елда, иң югары бәягә Башкортстан һәм Русиянең билгеле кардиохирургы, медицина фәннәре докторы, профессор Владимир Плечев һәм Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры, профессор Валентин Павлов лаек булдылар. Владимир Плечевны Башкортстанда йөрәк-кан тамырлары хирургиясен үстерүдә зур өлеш керткәне өчен, ә Валентин Павловны заманча технологияләр кулланып, йөзләрчә уңышлы операция үткәргәне өчен шулай зурлап бәяләделәр.

Автор : Фаткуллин Рәдиф

Чыганак: Башинформ
Фото: gtrk.tv
Читайте нас: