Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
24 ноябрь 2019, 11:05

“Тамыр” телеканалының “Бирешмә” проекты Орфей яулады

#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләр Башкортстанда уңай нәтиҗәләр бирә.

Күптән түгел “Тамыр” телеканалының “Бирешмә” проекты бронза Орфей яулады.
Герой-шәһәр Волгоград беренче тапкыр «ТЭФИ-Регион» Бөтенрусия телевизион конкурсы финалын һәм җиңүчеләрне кабул итте. Телевидение Академиясенең 25 еллыгында юбилей тантанасына Русиянең 70 торак пунктыннан 126 телекомпания вәкилләре килгән иде. Жюри бик зур эш башкарды, конкурска тәкъдим ителгән 500ләп эшне бәяләде. Жюри әгъзалары - федераль ТВ мэтрлары, алар арасында танылган исемнәр: Кирилл Набутов, Мария Ситтель, Сергей Майоров, Владислав Флярковский, Александр Архангельск, Владимир Лусканов бар. Барлык телевизиончыларга көч биреп, җиңүчеләрне котларга хезмәттәшләре генә түгел, төбәк җитәкчеләре дә килгән иде. Волгоград губернаторы Андрей Бочаров театр залына җыелучыларны шәхсән үз исеменнән генә түгел, төбәкнең барлык тамашачылары исеменнән дә котлады.

Беренче балалар премиясе “Башкортостан” телерадиокомпаниясенең “Тамыр” балалар-яшьләр телеканалы “ТЭФИ-Регион”ның төп призына — бронза Орфейга лаек булды. Безнең телеканал “Телевидение һәм тормыш: махсус проект” номинациясендә җиңү яулады.

— Бронза Орфейны без киңкырлы һәм яраткан телетарихыбызга бәя буларак кабул итәбез: сериал, шул ук исемдәге музыкаль төркем, хәйрия концертлары, Яңа ел фильмы-әкият, атна саен “Бирешмә! Профи” беренче балалар премиясе һәм “БИРЕШМӘ!” — ди проект авторы, “Тамыр” телеканалы директоры Гөлназ Колсарина.

— "ТЭФИ-Регион"ны оештыручыларга бәяләп бетергесез мәйданчык булдырганнары өчен рәхмәт. Монда зур, күпкырлы, шатлыклары һәм авырлыклары, казанышлары һәм югалтулары, өметләре һәм күңелсезлекләре белән тоташ илебез ил күренә. "ТЭФИ-регион" — ул чын Русиянең җаны. Тирән, эчкерсез, кешелекле контентны бер генә федераль каналда да күрмәссең, - диде Гөлназ Колсарина.

Автор: Зөһрә Исламова

Читайте нас: