Әзер фатир сатып алган очракта ипотека ставкаларының түбәнәюе 0,3 процент пункт тәшкил итәчәк. Төзелгән торакны сатып алганда исә төбәкләрдәге ипотека ставкасы 0,4 процент пунктка төшәчәк, Русиянең 6 төбәгендә бу сан 0,6 процент пункт тәшкил итәчәк.
“Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Ипотека” федераль проекты 2024 ел ахырына русиялеләрнең 8% ставка белән торак сатып алу мөмкинлекләре булуын күзаллый.