Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
23 ноябрь 2019, 11:20

“Сәлам” Дүртөйледә эшли башлаячак

#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп эшләр башкарыла.

22 ноябрьдә Дүртөйле шәһәренең В. Горшков исемендәге яшьләр үзәгендә Башкортстанның яңа “Сәлам” телеканалының презентациясе узачак
Тантаналы чарада башкорт эстрадасы йолдызлары — «Zainetdin» этношоу проекты, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйззәтуллин, халыкара һәм республика бәйгеләре лауреаты Зилә Бәхтиева катнашачак. “Сәлам” логотибы төшерелгән бик күп бүләкләр уйнатылачак.

Бу көнне үзәкнең фойесында 17 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр “Сәлам, тапшыр!” проектында катнашырга мөмкин булачак. Иң оригиналь чыгышлар телеканал эфирында күрсәтеләчәк. Республика гәзит-журналларына язылу оештырылачак.

Теләүчеләр «Сәлам» телеканалы партнерлары - Уфа шәһәренең «Русия тимер юллары - медицина» клиник дәваханәсе табибларына, медицина фәннәре докторы, профессор Индира Сәхәветдинова җитәкчелегендә бушлай кабул итүгә эләгәчәкләр. Кабул итүне квалификацияле табиблар үткәрәчәк.

«Сәлам» телеканалы Башкортстанның шәһәр һәм районнарында муниципаль һәм урындагы телестудияләрне саклап калу өчен булдырылган. Яңа телеканал эфирында урындагы студияләргә 5 сәгать вакыт бирелә: иртәнге 7дән 8гә, көндезге 1тән 2гә һәм кичке 7дән кичке 8гә кадәр. “Сәләм”не Башкортстанның кабель операторлары челтәрләрендә һәм интернет сервисларында тапшырачаклар.

Башкортстанның «Сәләм» телевизион каналы презентациясе Сибай һәм Ишембайда узды. Киләсе презентация 29 ноябрь көнне Туймазы шәһәрендә узачак.
Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас: