Ышаныч
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
23 ноябрь 2019, 11:15

Авылларга табиблар килә

#Национальныйпроект#Нацпроект#НациональныйпроектБашкортстан#Региональныйпроект

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда башкарылучы гамәлләрне халык күптән көтте.

Кайчандыр ябылып бетә язган фельдшер-акушерлык пунктлары ачылып, алар заманча җиһазландырылуга авыл халкы, бигрәк тә өлкәннәр шат. Алар район үзәгендәге дәваханәгә бару мәшәкатеннән арынды. Ә кайбер районнарда аларга күчмә медицина оешмалары үзләре килә.
Шушы уңайдан Баймак үзәк шәһәр дәваханәсендә дә байтак эшләр башкарыла. Күптән түел биредә техника паркы күчмә фельдшер-акушерлык пункты белән тулыланды. Махсус автобуста урнашкан медицина хезмәте төпкелдә яшәүчеләргә комплекслы диагностика уздыру өчен тәгаенләнгән.
Автор: Ризида Валитова
Читайте нас: