Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
22 ноябрь 2019, 11:20

60% гына таләпләргә туры килә

#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Бу үткән елларда финанс җитмәве һәм еш кына ремонтның сыйфатсыз булуы белән бәйле. Мәсәлән, Стәрлетамакта быел ике подряд оешмасы намуссызлар исемлегенә эләккән.
Юлларның нормативларга туры килү күрсәткечләрен алдагы дүрт ел эчендә арттырырга планлаштыралар. 2019-2024 елларда “Юл челтәре” һәм “Юл хуҗалыгын үстерүнең гомум система чаралары” программалары буенча каралган финанслауның гомум күләме 37 млрд. сум тәшкил итәчәк. Шуларның 9,9 млрд. сумы - федераль бюджеттан, 27,1 млрд. сумы – республика һәм урындагы бюджеттан бүленә.
Программа чараларының төп максаты – 2024 ел азагына төбәк дәрәҗәсендә норматив таләпләргә туры килүне - 56,5 %ка һәм Уфа юллары сыйфатын 86 %ка җиткерү. “Авария чыганаклары”ның санын ике тапкырга киметү планлаштырыла.
Куелган планнарны үтәүгә нәтиҗәле контроль системасын җайга салу, юллар ремонтлаганда яңа технологияләр куллану булышлык итәчәк. Уфада “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында ремонтлар арасындагы срокларны арттыру өчен Superpave күләмле проектлау алымы кулланыла.

Автор : Таҗиева Руфина

Чыганак: "Башинформ"
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: