Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
21 ноябрь 2019, 11:45

“Салаватка”ның дәвамы булырмы?

Уфада Салават Юлаев проспектын төзүне дәвам итәчәкләр дип ишеттек. Шул дөресме?

Әйе, Салават Юлаев проспектын Бөре трактына кадәр төзүне дәвам итәчәкләр. Киләсе елда Салават Юлаев проспектының тәмамланмаган участокларын проектлау башлана, дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә халыкара транспорт форумында.
“Салават Юлаев проспекты арытабан үстерүне таләп итә. Ул Сипайлово бистәсенә барып җиткән һәм туктап калган. Без федераль финанслау шартларында Росавтодор белән берлектә эш башлау турында сөйләшеп килештек. Киләсе елда тәмамланмаган участокларны проектлый башларбаз дип уйлыйм. Бу Салават Юлаев проспектын Бөре трактына кадәр чыгарырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде республика җитәкчесе.
Салават Юлаев проспекты өзлексез хәрәкәт итү магистрале булып тора. 2007 елда салынган. Көньяктан Агыйдел елгасы күпереннән кергән җирдә башлана һәм Сипайловага кергән урында тәмамлана.
2025 елга кадәр Уфа үсешенең генераль планына ярашлы рәвештә, проспектны Черниковка аша Бөре трактына кадәр дәвам итү күз уңында тотылган. Башка проектларны (Яңа Затон күпере, Уфа аръягындагы трамплин астындагы тоннель) тормышка ашыруга бәйле 2008 елдан соң проспектны үстерү туктатылган.

Автор : Таҗиева Руфина

Чыганак: "Башинформ"
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: