Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
21 ноябрь 2019, 11:10

Максат — дөнья базары

Кичә Уфаның ВДНХ күргәзмәләр залында ачыл­ган IV “Безнең бренд” фестивалендә республика район-шәһәрләреннән төрле категориядәге хуҗалыклар үз продукциясен тәкъдим итте. Күргәзмәдә илнең башка төбәкләреннән аграр җитештерүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясе белән бергә, тармактагы тәҗрибәләрен, технологияләрен алып килгән. Идел буе төбәгендә куәтле азык-төлек сәүдәсе үзәкләренең берсе булган күргәзмәдә ил күләмендә билгеле җитештерүчеләр, чит ил кунаклары да катнашты.

Күргәзмәне ачу тантанасында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Дәүләт думасы депутаты Аркадий Пономарев һәм башкалар катнашты.
“Безнең бренд” фестивале, беренче чиратта, Башкортстанга үзендә җитештерелгән сыйфатлы аграр продукцияне киң масштабта тәкъдим итү мөмкинлеген бирә. Аграр форумда республикада яшәүче халыкларның милли аш-суы, ит һәм сөт эшләнмәләре үрнәкләренең төп урын алып торуы да очраклы түгел. Венгриянең Русиядәге Илчелеге вәкиле катнашуы һәм биредәге казанышларга сокланып чыгыш ясавы да игътибарга лаек. Чит ил кунагы Башкортстанның экологик чиста продукция белән дөнья базарында үз урынын табачагына ышаныч белдерде.
— “Безнең бренд” фестивале республикада сыйфатлы һәм ихтыяҗ арта барган продукция җитештерүчеләрне берләштерә, — диде Илшат Фазрахманов. — Республикада аграр продукция үзебезнең ихтыяҗдан күпкә артыграк җитештерелә. Максатлы программага ярашлы, 2024 елга кадәр аграр җитештерү күләме әлегедән байтакка үсәчәк. Димәк, безгә сәүдә базарындагы мөмкинлекләрне арттырырга, яңа технологияләрне кыюрак кулланырга кирәк.
IV аграр продукцияләр форумы 23 ноябрь­гә кадәр эшләячәк.

Автор: Олег Төхвәтуллин

Читайте нас: