Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “сентябрь указы”н тормышка ашыру республикада иң җитди игътибар үзәгендә кала. Аерым алганда, узган атнада республиканың Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы Башкортстан Башлыгының якындагы бишьеллыкка республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы указын гамәлгә ашыру максатында эшләнгән проект башлангычларын яклады. Чара Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов рәислегендә узды.
Министрлык тарафыннан “Башкортстан Республикасының яңа икътисади архитектурасын формалаштыру” һәм “Башкортстанда инвестицион алга сикереш” проект башлангычлары паспортлары тәкъдим ителде.
Беренче проектта төбәкнең яңа икътисади архитектурасын формалаштыруда төп өстенлекләр итеп инновацион үсешкә, экспортка, үз производстволарында заманча технологияләр файдаланучы тиз үсешүче компанияләргә булышлык итү һәм башка башлангычлар билгеләнә.
Инвестицияләр өлкәсендә алга сикерешне исә проект авторлары инвестицияләр агышына ярдәм итүче дәүләт чараларының үтәкүренмәле системасын булдыру, төбәкнең эчке инвестицион мөмкинлекләрен тулы куәтендә ачыклау һәм бизнес өчен инфраструктураны үстерү белән бәйли.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, документны инвестицион һәм инновацион эшчәнлекне активлаштыруга юнәлтелгән чаралар белән тагын да баету, төбәкнең бу өлкәдәге мөмкинлекләрен, федераль үсеш институтлары белән хезмәттәшлек нәтиҗәләрен исәпкә алып, ахырына җиткерү һәм кыска вакыт эчендә эшкә кушу бурычы куелды.
Югарыда Башкортстанның яңа икътисадын формалаштыру, инвестицион һәм инновацион җәһәттән аны яңа дәрәҗәдә алгарышлы үсешкә чыгаруга юнәлтелгән стратегик документ турында сүз барса, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “сентябрь указы”н тормышка ашыру кысаларында халык хуҗалыгының төрле тармакларында ирешелгән, инде күз алдында булган анык эш-казанышлар да аз түгел. Әйтик, шушы көннәрдә генә, Авыргазы районында гына түгел, республика күләмендә дә иң куәтле авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе булган “Урожай” җәмгыятендә 1500 баш үгез малына исәпләнгән симертү комплексы файдалануга тапшырылды. Бу хуҗалык итчелек юнәлешендә дә, сөт терлекчелегендә дә колачлы проектларны тормышка ашыра. Симертү комплексы өчен исә ул Солтанморат фермасындагы иске биналарны һәм кардаларны нигездән төзекләндергән. Аерым алганда, җиде бинада үгез бозаулар 300 килограмм авырлык җыйганчы асралачак. 3-4 айда шушы авырлыкны җыйганнан соң алар заманча симертү мәйданчыкларына — фидлотларга чыгарылачак. Биредә маллар 600 килограммга җиткерелеп, иткә озатылачак.
Киләчәктә исә хуҗалык җитәкчелеге Ишле авылында 2980 башка исәпләнгән мал симертү комплексы төзергә исәп тота. Шул рәвешле алар, республика базарында гына үз продукциясен тәкъдим итеп калмыйча, ил, чит дәүләтләр базарларын да яулау бурычы куя. Ә монысы инде Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы Башкортстан Башлыгының “сентябрь указы”н тормышка ашыру кысаларында эшләгән стратегик документларда да төп максат булып тора. Гомумән алганда исә, алдагы биш елда республикада мал һәм кош ите җитештерүне тере авырлыкта 500 мең тоннага җиткерү бурычы куела.
Әйткәндәй, үзебездә җитештерелгән товарларны мөмкин кадәр киңрәк экспортка чыгару, чит илләр базарларын яулау мәсьәләләре федераль дәрәҗәдә дә иң җитди игътибар үзәгендә кала. Бу җәһәттән узган атнада ил Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында Мәскәүдә “Русиядә җитештерелгән” дигән халыкара экспорт форумы узды. Ил Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары — финанс министры Антон Силуанов, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм “Русия экспорт үзәге” җәмгыятенең генеральный директоры Андрей Слепнев катнашлыгында үткән форумда төп сөйләшү темасы чимал булмаган экспортны үстерү мәсьәләләренә багышланды. Башкортстаннан әлеге чарада Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсаяпов, аның урынбасары Лена Изотова һәм Экспортка булышлык итү үзәгенең күргәзмә-ярминкә эшчәнлеге департаменты җитәкчесе Руслан Хөснетдинов катнаштылар.
Алар “Русия субъектларында һәм чит илләрдә экспортны алга этәрүнең бердәм системасы”, “ACCELERATE ME”, “Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру инструменты буларак экспортка ярдәм итүнең яңа механизмнары” сессияләрендә, “Креатив индустриянең экспорт проектларына ярдәм итү үзенчәлекләре” дип аталган “түгәрәк өстәл”дә, “Русия-Германия: Русия инновацион компанияләрен Германия базарына чыгару инструментлары” бизнес-диалогында катнашып, республика мөмкинлекләре һәм бездәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Әлбәттә, яңа базарларны яулау өчен җитештерелгән продукция, тәү чиратта сыйфатлы, зәвыклы булырга тиеш. Бу җәһәттән дә Башкортстанда соңгы чорда уңай үзгәрешләр күзәтелә. Моны Сыйфат көне алдыннан Уфада үткән “Русиянең 100 иң яхшы товары” Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да ачык күрсәтте. Быел “Русиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенрусия конкурсы лауреаты исеменә Башкортстанның 49(!) предприятиесе лаек булган. Аларга җәмгысы 81 диплом тапшырылачак. Әлеге күрсәткеч буенча Башкортстан Русия субъектлары арасында икенче урынны били.
— Башкортстанның юбилей елында бу аеруча шатлыклы күренеш. Шушы югарылыкны сакларга һәм арытаба да арттыра барырга кирәк, — диде бу уңайдан җиңүчеләрне тәбрикләп, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Рәиф Әбдрәхимов.
Сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев исә үз чиратында игътибарны экспортны үстерү өчен мотлак көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү зарурлыгына юнәлтте.
— Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитештерү күләмен арттыру һәм продукция сыйфатын яхшырту буенча җитди бурычлар куйды. Бары тик көндәшлеккә сәләтле, югары сыйфатлы продукция җитештереп кенә без ил һәм дөнья базарларын яулый алабыз, — диде ул.
Югарыда без Русия Президенты һәм Башкортстан Башлыгы указларында билгеләнгән инвестиция эшчәнлегенә һәм экспортка кагылышлы бурыч-максатларны республикада тормышка ашыру барышына гына аерым тукталдык. Әлбәттә, мондый колачлы эш барлык юнәлешләрдә дә алып барыла. Әйтик, сәламәтлек саклау өлкәсендә узган атнада Башкортстан табиблары Япониядән килгән белгечләр белән кан әйләнеше органнары һәм онкология авыруларын тикшерү һәм дәвалау буенча берлектәге семинар үткәрделәр. Аерым алганда, семинар нәтиҗәләре буенча, Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә һәм кардиология үзәгендә берлектә мастер-класслар үткәрү турында килешенде. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаровның башкаланың Калинин районына эш сәфәре барышында исә балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелешенә бәйле мәсьәләләргә аерым игътибар юнәлтелде, бу җәһәттән республика дәрәҗәсендә эшне активлаштыру буенча анык бурычлар куелды.
Кыскасы, кайсы гына тармакны алсак та, бүген кырмыска күчен хәтерләтә: кайда да кызу эш кайный. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки 2024 елга кадәр югарыдагы указларда куелган бурычлар амбициоз да, колачлы да, җитди дә. Аларга бүгеннән җиңнәр сызганулы булган очракта гына ирешерлек. Аның каравы, бу указлар артында инде хәзердән үк республиканың һәм илнең бөтенләй башка, яңача дәрәҗәдәге үсеше, яңача киләчәге күзаллана.