Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
20 ноябрь 2019, 11:20

Хәвефле калдыклар белән эш итү буенча оператор билгеле

"I һәм II класслы хәвефле калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор итеп "РосРАО "радиоактив калдыклар белән эш итү предприятиесен билгеләргә", - диелә 14 ноябрьдә Хөкүмәт боерыгының күчермәсендә.

РФ Хөкүмәте "РосРАО" предприятиесен I-II класслы хәвефле калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор итеп билгеләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.
"I һәм II класслы хәвефле калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор итеп "РосРАО "радиоактив калдыклар белән эш итү предприятиесен билгеләргә", - диелә 14 ноябрьдә Хөкүмәт боерыгының күчермәсендә. 2019 елның июлендә Дәүләт Думасы Русиядә хәвефле калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор буларак "Росатом" ны билгеләве турында закон кабул итте. Табигать министрлыгы башлыгы Дмитрий Кобылкин әйтүенчә, Русиядә ел саен I-II класслы табигать өчен аеруча зарарлы булган калдыклар барлыкка килә. Аларның 1,5 процентын гына лицензияләре булган операторлар утильләштерә. I категориясенә табигать өчен нык зыянлылары керә. II класска зыяны, ким дигәндә, 30-40 елдан соң гына бетә торганын кертәләр.
Әлегәчә хәвефле калдыклар белән эш итүнең контрольсез булуы Русия өчен җитди проблема булып торды. Аны "Экология" милли проектында "хәвефлелек дәрәҗәсе I-II класслы калдыклар белән эш итү инфраструктурасы" юнәлеше буенча хәл итү күз уңында тотыла.

Автор : Каспранова Ляйсан

Читайте нас: