Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
19 ноябрь 2019, 11:15

Башкортстан предприятиесе "Ел экспортеры" Бөтенрусия премиясен алды

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Владимир Путинның май указын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында Мәскәүдә "Русиядә эшләнгән" халыкара экспорт форумы узды.

Форумның төп темасы - чимал булмаган экспортны үстерү һәм проблемаларны хәл итүнең нәтиҗәле юлларын эзләү. Чарада эре, урта һәм кече бизнес компанияләре җитәкчеләре, Русия банклары, экспортка ярдәм итү төбәк үзәкләре, башкарма хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары, профильле ассоциацияләр һәм берләшмәләр катнашты.
Форум эшендә Башкортстан делегациясе дә катнашты, аның составына Тышкы икътисади элемтәләр буенча республика дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсаяпов, урынбасары Лена Изотова һәм Башкортсан экспортка ярдәм итү үзәгенең күргәзмә-ярминкә эшчәнлеге департаменты җитәкчесе Руслан Хөснетдинов керде.

Форум кысаларында халыкара кооперация һәм экспорт өлкәсендә «Ел экспортеры» Бөтенрусия премиясенең федераль этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. «Стәрлетамак нефть химиясе заводы» җәмгыяте «Яңа география» номинациясендә өченче урынны алды.

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: