Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
18 ноябрь 2019, 11:20

Республикада заманча остаханәләр ачылды

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

2024 елга алар 55тән дә ким булмаска тиеш.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Мәгариф" гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда “Яшь профессионаллар” төбәк проекты тормышка ашырыла. Аның кысаларында республикада төрле компетенцияләр буенча заманча матди-техник база белән тәэмин ителгән остаханәләр ачыла башлады. 2024 елга алар 55тән дә ким булмаска тиеш. 2019 елда федераль бюджеттан субсидияләр төрендә грантлар бирү буенча конкурс сайлап алуын республикадан 6 колледж үтте.
Федераль бюджеттан бирелә торган грантларның гомум күләме 139 миллион сум тирәсе тәшкил итә, республикадан - 30 миллион сум, бюджеттан тыш - 10 миллион сум һәм 20 миллион сум — эш бирүчеләр акчасы.
Якынча 200 миллион сум заманча җиһазландырылган 30 остаханә булдыруга юнәлтелгән.
Стәрлетамак күппрофильле һөнәрчелек колледжы 8нче “Социаль өлкә” лотосы буенча грант отты.
Һәр остаханә — урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем бирүче оешманың структур бүлекчәсе, ул заманча стандартлар һәм алдынгы технологияләр, шул исәптән Ворлдскиллс Россия стандартлары нигезендә укучыларны гамәли әзерләүне тәэмин итү өчен компетенцияләрнең берсе буенча заманча матди-техник база белән җиһазландырылган.
Колледж остаханәләрендә урта һөнәри белем бирү программалары буенча укулар узачак. Аларның матди-техник базасы, яңа технологияләр һәм нормаларны, Ворлдскиллс Русия стандартларын исәпкә алып, белгечләр әзерләү мөмкинлеге бирә. Биредә шулай ук пенсия яшенә кергән гражданнарны укытырга, мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү эше алып барырга, демонстрацион имтиханнар оештырырга мөмкин булачак.
Стәрлетамак күппрофильле һөнәрчелек колледжында беренчеләрдән булып 5 заманча остаханә ачылды, ел ахырына кадәр тагын 5 колледж 25 остаханә ачарга тиеш.
Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: