Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
18 ноябрь 2019, 11:20

Ике бәйрәм өстәлә

#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләр Башкортстанда бихисап.

Республикабызда елга ике тапкыр Башкортстанның милли костюмы көннәре үткәреләчәк.
Апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында Башкортстанда ел саен Башкортстан халыкларының милли киемнәре көннәре билгеләп үтеләчәк. Тиешле боерыкны республика Хөкүмәте кичә чыгарды. Бу чара төбәктә яшәүче халыкларның милли мәдәниятен саклау һәм үстерү максатларында үткәрелә.

Документ нигезендә бәйрәмне әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты булдырылачак. Шулай ук, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренә, милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләргә Башкортстан халыкларының милли киемен популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар үткәрергә тәкъдим ителде.

Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту Башкортстан Премьер-министры урынбасары Ф. М. Ягафәровка йөкләтелде.

Автор: Зөһрә Исламова

Читайте нас: