Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
17 ноябрь 2019, 11:10

Күзәтүчеләр күп булыр...

#национальныйпроект #нацпроект #региональныйпроект #нацпроектБашкортстан

2020 елда Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында тормышка ашырыласы эшләр өчен 6,1 млрд.сум акча бүленәчәк. Быел аңа федераль бюджеттан 5 млрд сум бүленгән иде инде. Бу хакта БР транспорт һәм юллар хуҗалыгы комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов 15 ноябрьдә “Башинформ”да узган очрашуда белдерде.
“Акчалар шәһәргә көньяктан керү юлы һәм Агыйдел аша Воровский урамы киселешенә килүче күпер төзелешенә тотылачак. Киләсе елда Агыйдел аша Интернациональ урамы киселешенә килүче яңа күперне төзи башларбыз. Ул М-5, М-7 федераль трассаларындагы агымны бераз үзгәртергә ярдәм итәр. Шакша һәм Затон күперләре капиталь ремонтка ябылачак. Киләсе елда Стәрлетамакта Агыйдел аша салынган күпер дә реконструкцияләнә башлар.
Башкортстанда бүгенге көнгә кайнар асфальт салу эшләре туктатылды. 20 объектта баръерлар, терморазметка урнаштыру, территорияләрне уңайлы шартларга җиткерү эшләре дәвам итә. Бу эшләр 30 ноябрьгә төгәлләнергә тиеш”, – диде Тимур Мөхәммәтҗанов.
Быел милли проект кысаларында 388 чакрым юл төзекләндерелде, юл катламы җәмгысе 1200 чакрымда ныгытылды.
“Юлларда үлем очраклары узган елга караганда 18,8 процентка кимеде. Русия буенча бу яхшы күрсәткечләрнең берсе, әмма әле киләчәктә эшлисе эшләр бар”, диде ул.
Юл һәлакәтләренең кимүе трассаларның сыйфаты яхшыруга, разметкалар билгеләнүгә бәйле. Төбәктәге һәм муниципалитетлар арасындагы юлларда разметкалар билгеләнгән. Киләсе елда видео- һәм фото- фиксация камераларын урнаштыруга зур игътибар биреләчәк.
Быел көздән үк федераль юлларда – 59, Уфада 62 аппарат эшли башлаячак. Башкортстанда 1 май аена 1000 камера урнаштырылачак”, —диде Госкомтранс рәисе.

Автор : Төхвәтуллина Алсу

Чыганак: «Башинформ»
Фото: Podolskat.ru
Читайте нас: