Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
16 ноябрь 2019, 11:15

Өстәмә белем алырга телисезме?

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

— Кадрларны яңадан укыту — “Санлы икътисад” проектының аерылгысыз өлеше. Бу юнәлештә халыкны санлы икътисад нигезләренә өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Әлеге максатларга дәүләт акча бүлде, — ди проект җитәкчесе Руслан Габидуллин.
Башкортстанда ел ахырына кадәр 1000 санлы сертификат бирү планлаштырыла. Яңадан укытуда республиканың иң яхшы белем бирү оешмалары җәлеп ителгән.

13 ноябрьдә бу учреждениеләр вәкилләре форумы үтте. Аның барышында укыту өчен программаларны ничек сайлап алу, бу юнәлештә нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар.

Ноябрь ахырында ук яңадан уку үтәргә теләүчеләр шәхси санлы сертификат алуга заявка бирә ала.

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: