Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
15 ноябрь 2019, 11:40

Тәмле-татлы фестиваль

#национальныйпроект #нацпроект #региональныйпроект #нацпроектБашкортстан20—23 ноябрьдә Уфаның ВДНХ-Экспо бинасында “Безнең Бренд” дигән фестиваль үтәчәк.

Әлеге фестиваль тәмле һәм төрле ризык яратучылар өчен чын бәйрәмгә әвереләчәк. Һәр стенд янында җитештерүчеләрнең “табадан гына төшкән” тәмле ризыкларын татып карарга мөмкин булачак. “Башкорт балы” янына кунакка “Тула прәннеге”, “Краснодар чәе”, “Кырым шәрабы” һәм башка данлыклы брендлар киләчәк. “Безнең Бренд” фестивалендә Русиянең 19 төбәгеннән һәм республиканың 30дан артык фермер хуҗалыкларынан җәмгысе 130дан артык компания катнашачак.
Башкортстан предприятиеләре традицион кымыз, бал һәм каз итеннән башка, куллану кәрҗиненең башка ассортиментларын да тәкъдим итәчәк. Аларның барысы да сыйфатлы һәм экологик таза дип атала.
Фестиваль кысаларында традицион конкурслар да үткәреләчәк. Абруйлы жюри тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 10 номинация җиңүчеләренә үз продукцияләрен маркировкалау хокукы биргән дипломнар һәм медальләр тапшырачак.

Читайте нас: