Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
14 ноябрь 2019, 11:55

Башкортстанда яшәргә теләүчеләргә - ярдәм

2019 елда “Ватандашлар” программасына өстәмәләр кертелде. Яңартылаган программа буенча, чит илдә яшәгән һәм безнең төбәккә кайтып урнашырга теләүчеләргә уңайлыклар тудырылачак. Әлегесе вакытта республика уку йортларында белем алган сәләтле чит ил гражданнарын үзебездә калдыру өстендә дә эш алып барыла. Бу турыда Уфа нефть- техник университетының халыкара мөнәсәбәтләр идарәсе җитәкчесе Наилә Чанышева белдерде: “Безнең университетта 1,4 мең чит ил гражданы белем ала, укытучылар һәм аспирантлар да бар. Программа буенча безнең төбәктә калу шартлары аларны кызыксындырды. Беренче чиратта, информацион технологияләр буенча белем алучылар, фәнни эш белән шөгыльләнүчеләр һәм спорт өлкәсендә уңышларга ирешүчеләргә өстенлек биреләчәк. Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Фәнүрә Шайхелисламова да яңа программа белән таныштырды: “Әлеге программада медицина хезмәткәрләреннән тыш, заманча технологияләр, мәгариф, спорт, хәтта авыл хуҗалыгы белгечләре дә катнаша ала. Бездә төпләнергә ният итүчеләргә торакка түләү өчен ай саен 20 мең сум күләмендә ярдәм каралган. Әгәр белгеч гаиләле булса, һәрбер гаилә әгъзасына тагын 12 мең 300 сум өстәлә. Бүгенгесе көндә бездә яшәп хезмәт итәргә теләүче 53 чит ил гражданы әлеге программадан файдаланды да инде. Ел азагына аларның саны 120 гә җитәр дип көтелә, диде министр урынбасары. 2020 елда да шул ук санда белгечләргә ярдәм күрсәтеләчәк. Автор : Фаткуллин РәдифЧыганак: ufa.mk.ruФото: tripinsider.top.ruhttps://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Bashkortstanda-yash-rg-tel-chel-rg-yard-m-10062/

2019 елда “Ватандашлар” программасына өстәмәләр кертелде. Яңартылаган программа буенча, чит илдә яшәгән һәм безнең төбәккә кайтып урнашырга теләүчеләргә уңайлыклар тудырылачак. Әлегесе вакытта республика уку йортларында белем алган сәләтле чит ил гражданнарын үзебездә калдыру өстендә дә эш алып барыла. Бу турыда Уфа нефть- техник университетының халыкара мөнәсәбәтләр идарәсе җитәкчесе Наилә Чанышева белдерде: “Безнең университетта 1,4 мең чит ил гражданы белем ала, укытучылар һәм аспирантлар да бар. Программа буенча безнең төбәктә калу шартлары аларны кызыксындырды. Беренче чиратта, информацион технологияләр буенча белем алучылар, фәнни эш белән шөгыльләнүчеләр һәм спорт өлкәсендә уңышларга ирешүчеләргә өстенлек биреләчәк. Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Фәнүрә Шайхелисламова да яңа программа белән таныштырды: “Әлеге программада медицина хезмәткәрләреннән тыш, заманча технологияләр, мәгариф, спорт, хәтта авыл хуҗалыгы белгечләре дә катнаша ала. Бездә төпләнергә ният итүчеләргә торакка түләү өчен ай саен 20 мең сум күләмендә ярдәм каралган. Әгәр белгеч гаиләле булса, һәрбер гаилә әгъзасына тагын 12 мең 300 сум өстәлә. Бүгенгесе көндә бездә яшәп хезмәт итәргә теләүче 53 чит ил гражданы әлеге программадан файдаланды да инде. Ел азагына аларның саны 120 гә җитәр дип көтелә, диде министр урынбасары. 2020 елда да шул ук санда белгечләргә ярдәм күрсәтеләчәк.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: ufa.mk.ru
Фото: tripinsider.top.ru
Читайте нас: