Бу мобиль ФАПлар “ПАЗ” автобусы нигезендә эшләнгән комплекслардан гыйбарәт. Алар барлык кирәкле медицина корылмалары – электрокардиограф, кардиомаркерларны үлчи торган портатив экспресс-анализатор, дефибриллятор-монитор, гинекологик кәнәфи белән җиһазландырылган. Шул исәптән анализлар алу өчен махсус приборлар да бар.