Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
13 ноябрь 2019, 11:50

Быел Башкортстан 68,6 миллиард сум федераль акча алачак

#Национальныепроекты #Региональныепроекты #НациональныепроектыБашкортостан

Быел Башкортстанда гомумдәүләт проектларын һәм программаларны гамәлгә ашыруга федераль ярдәм 68 миллиард сумнан артып китәчәк, дип хәбәр иткән Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республиканың вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов. Ул төбәкнең быел федераль программаларда катнашуы нәтиҗәләре һәм 2020 елга заявка кампаниясе турында мәгълүмат биргән.

Республика 21 дәүләт программасында, җиде федераль максатлы программада һәм федераль адреслы инвестицион программада катнаша. Төбәктән 119 гариза әзерләнгән, 25,5 миллиард сум бүлеп бирү хупланган. Федераль акчаларның төп өлеше гомумдәүләт проектлары кысаларында җәлеп ителә.
Икенче урында — дәүләт программаларының «проекттан тыш» чаралары. ФАИПКА бер республика объекты – Республика клиник онкология диспансерының хирургия корпусына янкорма керде.

«Республика Башлыгының бу эшкә сенаторларны һәм Дәүләт думасы депутатларын җәлеп итү нәтиҗәсендә, бюджет гаризаларын үтүнең нәтиҗәлелеген арттыруга ирешелде һәм 10 ай нәтиҗәләре буенча җәлеп ителгән акчалар күләмен 4,3 миллиард сумга арттырды. Гомумән алганда, бу елга 68,6 миллиард сум алу каралган», – диде Рөстәм Моратов.

2020 елга 35,9 миллиард сумлык 124 гариза әзерләнгән.

Башкортстан ел саен федераль бюджетка салым җыемнарының яртысыннан артыгын күчерә. 2017 ел нәтиҗәләре буенча 336,612 миллиард сум җыелган, шуларның 171,1 миллиард сумы федераль казнаны тулыландырган.
#Национальныепроекты #Региональныепроекты #НациональныепроектыБашкортостан

Автор: Зөһрә Исламова

Читайте нас: