Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
12 ноябрь 2019, 11:55

Эшләгез генә. Акча бар!

#национальныйпроект #нацпроект #региональныйпроект #нацпроектБашкортстан

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп эшләр башкарыла.

Быел “Авыл табибы” федераль программасы кысаларында 99 табиб – берәр миллион сум, 10 фельдшер 500әр мең сум акча алачак. Түләүләр 15 ноябрьгә төгәлләнәчәк. Янә 72 фельдшер “Авыл фельдшеры” республика программасы буенча 500әр мең сум ала.
Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә сүз булды. Анда, шулай ук, табибларга язылганда килеп туган проблемалар турында да әйтелде.
Быел, уртача алганда, аена 3 миллион тапкыр табибка язылганнар. Андрей Назаров билгеләвенчә, тар белгечләргә язылу белән бәйле проблемаларга зарланып, халыктан бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Хәлне электрон язылу да коткара алмый. Бу проблеманың сәбәбен вице-премьер графикларның дөрес төзелмәвендә, аларда медицина белгечләренең яллары, бюллетеньнәре һәм уку вакыты исәпкә алынмавында күрә. Ә бит бу очракта графикны алыштырып булыр иде. Идарә итүнең нәтиҗәлелеген мониторинглау зарур. Бу җиһазларга да кагыла.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова сүзләренчә, еш кына пациентлар табибларга ничек язылырга белми, чөнки кайбер белгечләргә телефон яисә интернет аша язылып эләгеп булмый, мотлак рәвештә терапевт аша язылырга кирәк.

#национальныепроекты

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: