Чара Русия мәгариф министры Ольга Васильева, мәгариф министры урынбасары Марина Ракова, шулай ук Русия мәгариф берләшмәсе вәкилләре катнашлыгында узды. Чара программасына түбәндәге мәсьәләләр кертелгән: белем бирүнең яңа эчтәлеге, укыту һәм тәрбия ысуллары, үзәкләрдә белем бирү процессын оештыру үзенчәлекләре, дөньяны үзләштерүнең нәтиҗәле коралы буларак санлы технологияләр, мәктәп укучыларының тормыш компетенцияләрен формалаштыру.