Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
7 ноябрь 2019, 12:00

Укытучылар белемен күтәрәчәк

#национальныйпроект#нацпроект#региональныйпроект#владимирпутин

Гомумдәүләт “Мәгариф” милли проекты кысаларында Мәскәү өлкәсендә укытучыларның белемен күтәрү үзәге эшли башлады. Аны ачарга Мәгариф министры Ольга Васильева килгән. Әлеге үзәктә укытучылар педагогика өлкәсендәге иң соңгы һәм уңышлы укыту методикалары белән таныша алачак. Шунда ук коллегалар җыелып, мәктәп мохитендә килеп туган четерекле хәлләрне чишеп чыгу буенча да фикер алышачаклар. Мәгариф министры үзәк белән танышканнан соң алдагы планнар турында да сөйләде:
- Ел әйләнәсенә эшли торган үзәктә барлык яңа методикалар өйрәнеләчәк, мастер-класслар үткәреләчәк. Ата- аналар, укучы балалар белән килеп туган каршылыкларны җиңү юллары өйрәнеләчәк. Мәктәп бинасында конфликтлар булдырмау һәм алардан чыгу алымнары тикшереләчәк. 2019 ел азагына шушындый ук 50 үзәк төзелеп эшли башлаячак. 2024 елга ил буенча 225 үзәк ачу каралган. Укытучылар, даими рәвештә һөнәри осталыгын күтәреп, белемен камилләштереп торырга тиеш, - диде Ольга Васильева.
Ноябрь аенда Кабарды-Балкар, Адыгея, Мордва республикаларында, Әстерхан, Воронеж, Тула, Төмән өлкәләрендә шушындый үзәкләр тәүге укытучыларны кабул итә башлаячак.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: RG.ru
Фото: RG.ru
Читайте нас: