Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
7 ноябрь 2019, 11:50

Ишембайда тәҗрибә-конструкторлык бюросы ачыла

#национальныйпроект#нацпроект#региональныйпроект#владимирпутин

Владимир Путин башлангычы белән эшләп килүче “Кече һәм урта малтабарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм итү” гомумдәүләт проекты кысаларында Ишембайда тәҗрибә-конструктор бюросы ачылачак.

Бу тәкъдимне эшкуар Рузилә Әхмәтгәрәева керткән. Проект районның чираттагы “Инвестиция сәгате”ндә каралган.
Проект аутсорсинг оешма тарафыннан машиналар төзүгә махсуслашкан кече һәм урта бизнес предприятиеләре өчен проект документациясен эшләүне күздә тота.

Шушы максатта килешүләр төзелгән. Бер инженер-конструктор урыны булдырылган, тиздән аңа техник-сызымчыныкы өстәләчәк. Киләсе елда хезмәткәрләр санын — дүрт, аннары җиде кешегә җиткерү планлаштырыла.

Район хакимияте башлыгы Азамат Абдрахманов проект төзүчеләргә дәүләт ярдәме вәгъдә итә.

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: