Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
6 ноябрь 2019, 11:45

Сәламәтлек саклауга - миллионнар

#нацпроекты; #ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанга алты ел эчендә 170 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Шуларның 4,9 миллиард сумы инфаркт һәм яман шеш белән көрәшкә, яңа балалар дәваханәләре булдыруга юнәлтеләчәк, ә алты ел эчендә медицинага барлыгы 16,5 миллиард сум бүленәчәк.

Онкология юнәлешендәге медицина оешмаларын яңадан җиһазландыруга 666 миллион сум акча тотынылачак. 2020 елда моңа чыгымнар 1 миллиардтан артып китәчәк. Уфада - онкодиспансерның яңа хирургия корпусы, район дәваханәләрендә дә онкология бүлекләре булдырылачак.Яңа дәвалау учреждениеләре төзелешенә 500 миллион сум бүленә. Балалар поликлиникаларының матди-техник базасын яхшыртуга 296 миллион сум акча тотынылачак. Авыл биләмәләрендә яңа ФАПлар һәм күчмә медицина комплекслары булдыруга 260 миллион сум юнәлтеләчәк.
“Авыл табибы” программасына республика 62 миллион сум алачак, моңа республика үз бюджетыннан өстәмә рәвештә 50 миллион сум бүлеп бирәчәк. Тагын 125 миллион сум медицина кадрларын бүләкләүгә тотынылачак.
Муниципалитетлар башлыкларына һәм медицина учреждениеләре җитәкчеләренә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, әлегә республикада табиблар белән вәзгыять кискен тора, чөнки биш мең балага бер педиатр туры килә. Бу хәлне тиз рада уңай хәл итү бурычы куелган.

#нацпроекты; #ВладимирПутин
Читайте нас: