Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
5 ноябрь 2019, 10:55

Владимир Путин: “Квалификацияле кадрлар проблемасы зур”

#ВладимирПутин#“Квалификацияле кадрлар әзерләү проблемасы Русия өчен кискен тора. 2030 елга чаралар күрелмәсә, кадрлар дефициты якынча 3 миллион кеше тәшкил итәчәк. Бу, үз чиратында, Русия икътисадын йөзләрчә миллиард доллар югалтуларга китерергә мөмкин”, - дип белдерде ил президенты Владимир Путин.

“Квалификацияле кадрлар әзерләү проблемасы Русия өчен кискен тора. 2030 елга чаралар күрелмәсә, кадрлар дефициты якынча 3 миллион кеше тәшкил итәчәк. Бу, үз чиратында, Русия икътисадын йөзләрчә миллиард доллар югалтуларга китерергә мөмкин”, - дип белдерде ил президенты Владимир Путин.

РФ президенты әйтүенчә, кадрлар әзерләү һәм белгечләр дефициты проблемасы Русия өчен генә түгел, дөнья базары өчен хас күренеш. “Бу хәл безнең күршеләргә һәм төп партнерларыбызга – көнбатыш Европаның үсешкән илләренә дә кагыла. Бу проблемалар турында яхшы беләбез. Русия өчен ул ярыйсы ук кискен тора”, - диде Путин WorldSkills Hi-Tech-2019 Милли чемпионатында катнашучылар белән видеоконференция барышында.
“Әгәр без бу мәсьәләләрне хәл итү буенча актив эшләмәсәк, шул ук чит илләрнең авторитетлы чыганаклары китергән мәгълүматлар буенча, 2030 елга кадрлар кытлыгы бездә якынча 3 миллион кеше тәшкил итәчәк. Бу безнең өчен бик күп”, - диде Русия лидеры.

Автор : Таҗиева Руфина
Чыганак: РИА Новости
Фото: РИА Новости
Читайте нас: