Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров адресына Халыклар бердәмлеге көне белән котлау юллады.
"Хөрмәтле Радий Фәрит Улы!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм.
Ил язмышында борылыш, героик вакыйгалар истәлегенә оештырылган бу бәйрәм мөһим әхлакый, тарихи, патриотик миссия башкара – заманнар һәм буыннар бәйләнешен, Ватанга хезмәт итү традицияләренең өзелмәслеген, аның киләчәге өчен җаваплылыкны ныгыта. Гасырлар дәвамында бу какшамас кыйммәтләр безнең халыкны берләштерә, сынау елларында бердәм булырга ярдәм итә, бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы булып хезмәт итә.
Сезгә уңышлар, сәламәтлек һәм иң изге теләкләр телим," - диелә котлауда.