Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
31 октябрь 2019, 10:53

Владимир Путин Куба Президенты белән очрашты

#ВладимирПутин

Ил Президенты Владимир Путин Русиягә эш сәфәре белән килгән Куба Президенты Мигель Диас Канель Бермудес белән сөйләшүләр уздырды.

Алар төрле өлкәләрдә Русия-Куба стратегик партнерлыгын да ныгыту перспективалары, халыкара көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.- Мин сезне яңадан Мәскәүдә күрүемә бик шат. Узган ел сез рәсми сәфәр белән килдегез, әмма бу сыйфатта - беренче тапкыр. Һәм мин сезне Президент вазыйфасына сайлануыгыз белән котлыйм, - диде Владимир Путин. - Без даими рәвештә югары дәрәҗәдәге элемтәләрне дәвам итәбез. Халыкара аренада бер-беребезгә ярдәм күрсәтәбез һәм актив хезмәттәшлек итәбез. Русиядә һәрвакыт Кубаның бәйсез позициясенә, аның суверен сәясәтенә зур ихтирам белән карадылар.

#ВладимирПутин
Читайте нас: