Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
31 октябрь 2019, 13:22

Башкортстанда яңа медицина үзәге төзеләчәк

#ВладимирПутин#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында Башкортстанда "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында яңа медицина үзәге төзеләчәк.


Әле республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы булачак үзәкнең проектын төзи. Киләчәктә ул сирәк очрый торган авырулар үзәге булачак.


Ул республиканың Медик-генетик үзәге нигезендә оештырылачак.


Әлеге үзәк мондый чирләргә дучар булучыларга медицина ярдәмен күрсәтүне һәм аларга дарулар бүлү эшен камилләштерүгә булышлык итәчәк.


2018 елга алынган мәгълүматлар буенча, республикада яшәүчеләрнең 434ендә сирәк очрый торган авыру табылган. Шуларның 226сы — балалар.
Читайте нас: