Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
29 октябрь 2019, 10:57

Владимир Путин Олег Добродеевны котлады

#ВладимирПутин

Русия Президенты дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Олег Добродеевны 60 яше белән тәбрикләп, аның эшчәнлегенә югары бәя бирде.

"Оештыру сәләте һәм һөнәрнең барлык нечкәлекләрен тирән белү Сезгә илнең иң эре телерадиокомпанияләренең берсен уңышлы җитәкләргә, куелган бурычлар һәм максатлар янында фикердәшләрнең бердәм, зур коллективын берләштерергә, ихтыяҗ зур булган һәм һәрвакыт кызыклы проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә", - дип ассызыклады Президент.

Путин шулай ук Добродеевка сәламәтлек һәм билгеләнгән планнарның тормышка ашуын теләде.

Олег Добродеев 1959 елның 28 октябрендә Мәскәүдә туа. 2000 елдан башлап Бөтенрусия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясен җитәкли.

#ВладимирПутин
Читайте нас: