Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
29 октябрь 2019, 12:35

Кадрлар барысын да хәл итәчәк

#ВладимирПутин #национальныепроекты #нацпроекты#региональныепроекты

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында илдә "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты гамәлгә кертелде.

Владимир Путин санлы икътисадны үстерү 2024 елга тулысынча башкарылырга тиеш икәнлеген ассызыклаган иде. Проектка Башкортстан да зур теләк белән кушылды.

Әлбәттә, бу, башлыча, махсус белемле һөнәр ияләре иңнәренә төшәргә тиеш. Бүген республикада әлеге юнәлеш буенча махсус 3300 кеше шөгыльләнсә, киләсе елга аларның саны 4 меңгә җитәчәк. Ә 2024 елда әлеге өлкә кадрларга бөтенләй кытлык булмаячак, чөнки бу чорга 10800 белгеч булуы күзаллана.

Шул ук вакытта, электрон белем алучылар саны да артачак. Быел аларның саны 500 кеше булса, 2024 елга ул 1100гә җитәчәк.
Читайте нас: