Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
29 октябрь 2019, 11:08

Халык белән власть арасын якынайтырга

#ВладимирПутин

Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында алдагы 6 елда илдә 12 юнәлеш буенча гомумдәүләт проектлары гамәлгә ашырыла.

Президент анда санлы икътисадны үстерү буенча да колачлы эш җәелдерү кирәклеген әйтте. Башкортстан да "Санлы икътисад" гомумдәүләт проектына тиз арада кушылды һәм яхшы эш нәтиҗәләре күрсәтергә өлгерде.

Киләсе елга санлы икътисад ярдәмендә власть структуралары белән бәйләнеш 30 процентка җитәчәк.

Бу башлангыч дәүләт власте органнары һәм урындагы үзидарәнең халык һәм шәхси оешмалар белән санлы икътисад ярдәмендә бәйләнешкә керү мөмкинлеген дә үстерүне күзаллый. Атап әйткәндә, бүген бу алым белән республикада төрле элемтәләрнең 25 проценты булдырылса, 2024 елга ул 70 процентка җитәчәк.
Читайте нас: