— Сәүдә-икътисад өлкәсендә бәйләнешләрне үстерү һәм товарлар әйләнешен тагын да арттыру урынлы булыр иде. Ике арада берничә бизнес-форум узды да инде. Бу чараларны тагын да җанландыру кирәк, — диде Владимир Путин.
Кения Президенты, бу башлангычларның Русия белән Кения арасын якынайтудан тыш, Русия белән Африка арасындагы бәйләнешләрне тагын да ныгытачагын белдерде. Һәм бу очрашуның яңа башлангычларга нигез салачагына ышанычын әйтте.