Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
28 октябрь 2019, 11:35

Онкология диспансерында уникаль операция башкарылды

#ВладимирПутин #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада онкология авырулары белән көрәш программасы эшли. Республика клиник онкология диспансерының баш табибы вазыйфасын башкаручы Адель Измайлов әйтүенчә, дәваханә югары технологияле операцияләр башкару мөмкинлеге бирүче заманча җиһазлар белән тәэмин ителә.

Шушы көннәрдә ике атна элек кайтарылган микроскоп ярдәмендә уникаль операция башкарылды – 62 яшьлек пациентның телендәге яман шеш юк ителде.

Ир вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән, аның муенына да метастазалар киткән. Иң яхшы хирурглар ирнең гомерен саклап калу өчен барлык осталыгын кулланды.

Диспансер өчен дә бу истәлекле вакыйга булды – микрохирургия реконструкциясе белән тел рагына беренче шундый операция башкарылды.

Яман шеш кенә алып ташлану түгел, телгә нурланыш белән реконструкция дә ясалды. Элек мондый операцияләр реконструкциясез генә башкарылган.

Хәзер табиблар мондый катлаулы операцияләрне даими башкарырга исәп тота.
Читайте нас: