Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
24 октябрь 2019, 10:59

Путин укытучының статусын күтәрергә кушты

#ВладимирПутин

Ил Президенты Владимир Путин Русия Хөкүмәтенә укытучының статусын күтәрүгә юнәлтелгән чаралар комплексын эшләргә кушты.

"Укытучы һөнәрен популярлаштыруга ярдәм итүче “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә, кино - һәм видеопродукция булдыруда һәм таратуда дәүләт ярдәме күрсәтү мөмкинлеген дә карап, укытучы статусын күтәрүгә юнәлтелгән чаралар комплексын булдырырга", — диелә йөкләмәдә.

Бу хакта Президентка доклад 2020 елның 1 апреленә кадәр тәкъдим ителергә тиеш.

Моннан тыш, Министрлар кабинетына балалар һәм үсмерләр фильмнарының дәүләт киностудиясен булдыру, шулай ук, “Интернет” челтәренең Русия сегментында яшьләр аудиториясенең үз-үзен тотышы үзенчәлекләрен һәм куллану өстенлекләрен даими тикшереп торуны тәэмин итәргә кирәк.

Хөкүмәткә, шулай ук, коммерциягә карамаган оешмалар базасында яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләүгә юнәлтелгән контент җитештерү һәм аны “Интернет”та тарату белән шөгыльләнүче координацион үзәк булдыру йөкләтелде.

#ВладимирПутин
Читайте нас: