Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
23 октябрь 2019, 11:40

Ашыгыч ярдәмнең яңа мөмкинлекләре

#ВладимирПутин #национальныепроекты #нацпроекты#региональныепроекты

Мондый яңалык 345 ашыгыч ярдәм машинасында урнаштырылачак.


“Сәламәтлек саклау” милли проектының “Сәламәтлек саклау өлкәсендәге бердәм дәүләт мәгълүмати системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм цифрлы контур булдыру” төбәк программасы кысаларында Башкортстанда ашыгыч ярдәм бригадаларын планшетлы компьютерлар белән тәэмин итү өчена дәүләт контракты төзелде.


Компьютерлы планшетларның бер өлеше республиканың медицина учреждениеләренә бирелде һәм тест рәвешендә эшли башлады да инде.


-Әлеге вакытта махсус тәэмин итү программасын, саклау системасын урнаштыру һәм техник моментларны җайга салу эшләре бара. Программистлар чакыруларга чыгып, җитешсезлекләрне һәм барлыкка килгән төгәлсезлекләрне бетерү өстендә эшли. Мәгълүмат бирүнең әлеге төренә тулысынча алдагы елның ахырына күчеп бетәргә исәплибез, – ди ашыгыч ярдәм һәм медицина катастрофалары республика станциясенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Александр Степанов.


Планшетлар ярдәмендә медиклар онлайн режимында шалтырату кабул итә, юлда вакытта ук авыруның чирләр тарихын өйрәнә, беренчел медицина документларын тутыра һәм дәваханәгә авыруның хәле һәм кирәк булачак ярдәм турында хәбәр җибәрә тора. Дәваханәләр үз чиратында алынган мәгълүматларга нигезләнеп, алдан ук авыруны кабул итәргә әзерләнә. Мондый әзерлек кискен очракларда кеше гомерен саклап калырга мөмкинчелек бирә.
Читайте нас: