Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
22 октябрь 2019, 11:31

Китапханә эше үсешсен

#ВладимирПутин#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

22-23 октябрьдә Мәскәүдә Русиянең федераль, үзәк һәм төбәк китапханәләре җитәкчеләре киңәшмәсе үтәчәк. Аның төп темасы: “Китапханәләр үсешенең яңа этабы буларак, “Мәдәният” гомумдәүләт проекты”.

Киңәшмәне Русия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы, Русия дәүләт китапханәсе һәм Русия милли китапханәсе оештыра.

Чарада көн кадагындагы күп мәсьәләләр тикшереләчәк: болар - Русиядә Китапханәләр эшенең үсеш концепциясен, “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында модельле муниципаль китапханәләр булдыру, Дәүләт электрон китапханәне тулыландыру, китапханә фондларын озак вакытка саклау, китапханә белгечләренең компетенциясен үстерү һәм башкалар.

Киңәшмәдә Башкортстанның Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе директоры Юлдаш Ураксин да катнашачак.
Читайте нас: