Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
21 октябрь 2019, 11:14

Путин – төп герой

#ВладимирПутин

“Би-би-си” корпорациясенең Якын Көнчыгыш буенча мөхәррире Джереми Боуэн Русияне Якын Көнчыгышта “төп уенчы” дип билгеләгән. Аның фикеренчә, РФ Президенты Владимир Путин анда төп герой. Боуэн АКШ Сүриядән гаскәрләрен чыгарган арада Русия алга китә, ди.

“Кыска гына вакыт эчендә Владимир Путин Якын Көнчыгышта иң мөһим фигурага әйләнде. Төбәктә проблемалар булуга карамастан, Русия Сәгуд Гарәбстаны, Израиль, Иран белән яхшы мөнәсәбәтләр тота”, - ди ул.

Сүриядә тынычлык урнаштыруда Владимир Путинның хәлиткеч роль уйнаячагына да өметләнә мөхәррир. 22 октябрьдә Путин Төркия президенты Рәҗәб Эрдоган белән очрашырга тиеш.
Читайте нас: