Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
18 октябрь 2019, 11:40

Яңа медицина үзәге төзеләчәк

#ВладимирПутин #национальныепроекты #нацпроекты#региональныепроекты

Әлеге вакытта үзәкне төзү проекты эшләнә.

Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт прректлары арасында “Сәламәтлек саклау” юнәлеше — иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Башкортстан бу башлангычларга зур теләк белән кушылды һәм кыска гына вакыт эчендә инде бик күп нәтиҗәләргә иреште.


Бүген республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа проектка нигез сала — киләчәктә бездә сирәк очрый торган авырулар үзәге булачак. Ул республиканың медик-генетик үзәге нигезендә оештырылачак.


Әлеге үзәк мондый чирләргә дучар булучыларга медицина ярдәмен күрсәтүне һәм аларга дарулар бүлү эшен камилләштерүгә булышлык итәчәк.2018 елга алынган мәгълүматлар буенча, республикада яшәүчеләрнең 434ендә сирәк очрый торган авыру табылган. Шуларның 226сы — балалар.
Читайте нас: