Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
17 октябрь 2019, 11:17

Алексей Волин: "Без республиканың "санга" күчүгә әзерлеген югары бәяләдек"

#ВладимирПутин #национальныепроекты #нацпроекты#региональныепроекты

Русия Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы Башкортстанның санлы тапшыруларга күчүгә әзерлеген югары бәяләде.

«Без республиканың "сан"га күчүгә әзерлеген югары бәяләдек. Башкортстан тоташтыруның дүртенче этабына керде, федераль телевизион каналларны тапшыру формасы үзгәрүне мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен өчен вакыт максималь отышлы файдаланылды», — дип белдерде Уфада Русиянең санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Русиянең төбәк телерадиокомпаниялере вәкилләре белен очрашуда.Алексей Волин санлы тапшыруларга күчү белән бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен махсус оештырылган «кайнар линия»нең уңышлы эшләвенә игътибар итте.

Әйтик, бүгенге көндә генә дә «кайнар линия»гә меңнән артык шалтырату килгән. Кичә дә шул кадәр иде. Шул ук вакытта операторлар берничә секунд эчендә шалтыратуларга җавап бирде. «Шуңа күрә бернинди тоткарлык та булмады», - дип белдерде Алексей Волин.

Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов әйтүенчә, «кайнар линиягә» шалтыратучыларның күбесен бары бер генә сорау борчый: санлы тапшыруларга ничек кушылырга.

"Волонтерларга да заявкалар бар. Ирекмәннәр хәрәкәте ярдәмендә республика өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә "сан"га күчәргә ярдәм итә", - дип өстәде Борис Мелкоедов.

Илнең Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы вәкилләре фикеренчә, Башкортстанда волонтерлар эше, «кайнар линия» кебек югары дәрәҗәдә оештырылган.

Аларның сүзләренә караганда, көн дәвамында волонтерлар ярдәме күрсәтү белән бәйле 200-250 заявка килә. Шул ук вакытта үтәлмәгән гаризалар саны бик зур түгел. Хәзер волонтерларны көтүгә бернинди чират та юк.

Аналогтан санлы тапшыруларга күчүгә кагылышлы бик мөһим блок төбәктә 70 меңгә якын йорт хуҗалыгына карата эшләнгән.

«Бу — Русиянең барлык субъектларында да иң югары күрсәткечләрнең берсе. Әмма бүгенге көндә кимендә 200 гаиләнең санлы телевидение карарга техник мөмкинлеге юк. Калганнарга, шул исәптән, республика ярдәме белән дә, ташламалы шартларда юлдаш җиһазлары сатып алынды», — дип нәтиҗә ясады Алексей Волин.

Очрашуда Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев белдерүенчә, башта санлы тапшыруларга күчү төбәк һәм муниципаль телеканаллар өчен райондагы кабель челтәрләрендә 200нче кнопкада булуны аңлаткан, анда аларны табу кыен. Алга таба төбәк телеканаллары белән әлеге мәсьәләне уңай хәл итүгә ирештек. Муниципаль каналлар язмышы аеруча катлаулы булды.

"Башкортстан парламенты Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка аларны саклау һәм 22нче кнопка кертү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте, - диде Константин Толкачев. - Май аенда Дәүләт думасы 22нче кнопкада муниципаль телеканалларны (һәр муниципалитетта берәр) бушлай теркәргә мөмкинлек биргән законны кабул итте. Шушы көннәрдә Дәүләт думасы депутаты Сергей Боярский кайбер төбәкләрдә төбәк мультиплексларын булдыру буенча эксперимент башлап җибәрү башлангычы белән чыкты. Башкортстан проектны сынап карарга тәкъдим ителгән төбәкләр арасында аталды".
Читайте нас: