Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
16 октябрь 2019, 10:54

Владимир Путин һәм Сәлман бән Абдел-Азиз әс-Согуд арасында эшлекле сөйләшүләр

#Владимир Путин

Русия Президенты Владимир Путин Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Риядта король Сәлман бән Абдел-Азиз әс-Согуд белән очрашты.

Очрашуда нефть бәяләрен тотрыкландыру өчен гамәлләрне координацияләү, Сүрия һәм Фарсы култыгы төбәгендә хәлләр торышы, шулай ук Палестина – Израиль мөнәсәбәтләрен көйләү темалары яктыртылды, дип хәбәр итәләр Кремльнең матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, яклар энергетика, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, хәрби-техник кооперация һәм мәдәни-гуманитар алмашу өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты.

Дәүләт башлыклары, Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка төбәгендә хәлләр торышына басым ясап, көн тәртибендәге халыкара темалар буенча фикерләрен белдерде.

Сәфәр кысаларында Владимир Путин Русия - Согуд Гарәбстаны икътисади берлегенең беренче утырышында катнашты һәм Согуд Гарәбстаны короле варисы Мөхәммәд бән Сәлман әс-Согуд белән әңгәмә корды.

#Владимир Путин
Читайте нас: