Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
9 октябрь 2019, 11:01

Владимир Путин күпме акча эшләгән?

#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин шушы елның 1 октябреннән ил Президентының һәм Премьер-министрның хезмәт хакын 4,3 процентка арттыру турында указга кул куйган.

Оборона министрлыгы, МЧС, ФСБ, “Росгвардия”, ФСО, Дәүләт фельдегерь хезмәте, Генераль прокуратура һәм Тикшерү комитеты башлыкларының да эш хаклары шушы ук дәрәҗәгә арта.

Хезмәт хакын күтәрү планлы индекслау булып тора, дип белдерде Президентның матбугат-секретаре Дмитрий Песков.

2015 елның мартында “агымдагы икътисади хәлләргә бәйле” чиновникларның хезмәт хакын 10 процентка кисү турында указ чыккан иде. Аннары ул ел саен озайтылып килде. Быел исә Кремль чиновниклары хезмәт хакын “кризиска каршы” чаралар кертелгәнгә кадәрге күләмдә ала.

Декларациягә ярашлы, Владимир Путин былтыр — 8,6 миллион сум, Дмитрий Медведев 9,9 миллион сум акча эшләгән.

#ВладимирПутин
Читайте нас: