Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
8 октябрь 2019, 11:10

Урман шаулап үсәчәк!

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыбашкортостан#ВладимирПутин;

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында 2024 елга Башкортстанда урман тергезү мәйданы 15,2 мең гектарга кадәр артачак.

Узган шимбәдә «Яшел Башкортстан» акциясендә катнашучылар республика шәһәрләрендә һәм районнарында 69 мең төп агач утыртты, шуларның 38 меңе — зур агачлар. Акциядә 138 мең кеше катнашты.

«Акциянең төп максаты - экологик проблемаларга игътибар җәлеп итү, шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, аларга матур һәм кызыклы тышкы кыяфәт бирү, шулай ук республикада экологик хәлне яхшырту», — дип хәбәр итәләр Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Бүген утыртылган зур агачлар арасында нарат, чыршы, каен, юкә, каштан, тирәк, пирамидаль тирәк, шулай ук гөлҗимеш, миләш һәм спирея үсентеләре бар. Гомумән алганда, Башкортстанда 245 тематик аллея бар.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров та акция барышында Уфа мэры Өлфәт Мостафин, укытучылар, укучылар һәм аларның ата-аналары белән бергә Сипайлово бистәсендәге 155нче лицейдан ерак түгел наратлар утыртты. Гомумән алганда, биредә йөздән артык агач утыртылды.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, беренче тапкыр «Яшел Башкортстан» акциясе быел апрельдә узган иде. Ул вакытта анда 160 меңнән артык кеше катнашкан, 164 тематик аллея булдырылган, 109 меңнән артык агач һәм куак утыртылган.
Читайте нас: