Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
7 октябрь 2019, 11:08

Яңа микрорайон зур да, матур да булачак

#национальныепроекты#нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев республика Башлыгы Радий Хәбиров белән бергә Уфада “Кузнецовский Затон” микрорайоны төзелешен карадылар һәм канәгать калдылар.

Билгеле булуынча, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры республикага “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышы белән танышу, шулай ук Русия торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенең төп юнәлешләре буенча киңәйтелгән стратегик сессиядә катнашу өчен килде.Хәзерге вакытта “Кузнецовский Затон” - башкаланың төзелеп килүче иң зур микрорайоннарының берсе булып тора. Аның төзү белән республика Торак тозелешен үстерү фонды шөгыльләнә.

Үзләштерелә торган территориянең мәйданы — 30 гектар. Торак төзелеше өчен бирелгән җир мәйданы 17 гектар тәшкил итә.


— Бу -тулы бер социаль торак микрорайоны, — дип белдерде республика Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Рәиф Әбдрәхимов. Аның сүзләренә караганда, биредә торакның квадрат метр бәясе базарныкыннан шактый түбән.


Микрорайон 7,5 меңнән артык кеше өчен исәпләнгән. Гомумән алганда, анда 9-16 катлы 33 күпфатирлы йорт төзеләчәк. Йортларның гомум мәйданы 225 мең квадрат метрдан артып китәчәк, бу - 4320 фатир, - дип өстәде Раиф Әбдрәхимов.


Беренче сигез йорт узган елда төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Ул вакытта торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ 900дән артык гаилә өй туен билгеләп үтте. Быел 549 фатирлы ике йорт файдалануга тапшырылган. Ел ахырына кадәр тагын 1 553 фатирлы 11 йортны төзеп бетерү планлаштырыла.


“Кузнецовский Затон”да торак йортлар төзүне 2020 елда тәмамлау планлаштырыла, ул вакытка 1 860 фатирлы соңгы 14 йортны файдалануга тапшырачаклар. Моннан тыш, микрорайонның комплекслы төзелеш проекты, 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, шулай ук, 1 225 балага исәпләнгән мәктәпне дә кертеп, күпфункцияле мәгариф үзәге төзүне күздә тота.


“Кузнецовский Затон” төзелешенең барышы белән танышканнан соң, Владимир Якушев аны “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган “Стимул” федераль программасына эләгү өчен перспективалы проект дип атады.

Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру 2024 елга кадәр исәпләнгән. Барлык чыганаклардан чараларны финанслауның гомум күләме, бюджеттан тыш чараларны да кертеп, 1 триллион сумнан артып китә.


Гомумдәүләт проектның төп максатчан күрсәткече — ел саен 120 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшыруны тәэмин итү һәм ел саен 5 миллион Русия гаиләсенең торак шартларын яхшырту.

Читайте нас: