“Ел экспортеры” премиясе экспорт бизнесын үстерү, халыкара сәүдә өлкәсендә яхшы тәҗрибә булдыру өчен гамәлгә ашырыла. Җиңүчеләр төбәк һәм бөтенрусия этапларында билгеләнә. “Яңа география” номинациясендә җиңгән Стәрлетамак нефть химиясе заводы үткән ел 14 яңа базар ачты, алар арасында – Мексика, Ксения, Филиппиннар, Пакистан, Панама, Көньяк Африка Республикасы. Бәйгедә кече һәм урта бизнесның сәнәгать предприятиеләре һәм вәкилләре катнаша. Төбәк этапларында җиңүчеләр Бөтенрусия конкурсы финалына үтә, ул Мәскәүдә ноябрьдә оештырылачак.