Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
3 октябрь 2019, 11:01

Халыкның хәвефсезлеген саклауга үз өлешен кертергә тиеш!

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин;

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында куелган бурычлар республикада уңышлы тормышка ашырыла.

Халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруны төп юллардан башлау мөһимлеген белдерде республика җитәкчече Радий Хәбиров. "Бүген барысы да шундый уңайлылыкка бәйле. Әгәр авыл, шәһәр араларында яхшы бәйләнеш бар икән, үсеш тә булачак", ди ул.

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты юл челтәрен яхшы хәлгә китереп, юл-транспорт һәлакәтләре хәвефен киметүгә юнәлтелгән. “Гомумдәүләт проекты халыкның иминлеген, хәвефсезлеген саклауга үз өлешен кертергә тиеш” дигән бурыч куйды респблика Башлыгы.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин;
Читайте нас: