Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
2 октябрь 2019, 06:46

Көпшә йотып интекмәячәкбез

Чөнки Япониядән могҗизалы прибор кайтартканнар.“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республика онкология диспансеры Япониядә җитештерелгән видеогастроскоп алган.

Ул ашказаны-эчәк трактының югары өлешләрен тикшерергә ярдәм итәчәк.
Югары технологияле прибор тикшеренү өчен “трубка йотарга” мәҗбүр булган пациентларның хәлен җиңеләйтәчәк. Һәм эндоскопистлар өчен диагностика ясау мөмкинлекләрен киңәйтәчәк.
Табиблар белдерүенчә, приборлар пациентларда полиплар, җәрәхәтләр һәм иртә стадиядә яман шеш ачыкларга ярдәм итәргә тиеш.
Элегрәк онкодиспансер инвалидлар өчен электр күтәрткече алган иде. Ул паллиатив авыруларны күтәрергә һәм каядыр алып барырга ярдәм итә.
Читайте нас: